Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңү яулады

13 укучы республика олимпиадасы призерлары булдылар.

29-31 гыйнварда  Казан шәһәрендә рус сыйныфларында белем алучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 13 укучы республика олимпиадасы призерлары булдылар.

Норма мәктәбенең 5нче сыйныфы укучысы Бариева Зифа, 6нчы сыйныфы укучылары Саттарова Диләрә, Хөсәенова Зәринә, 10нчы сыйныф укучылары Гатауллина Лина, Хәбибуллина Ландыш,  11нче сыйныф укучысы Шигабутдинова Гөлшан,  Балтач гимназиясенеӊ 9нчы сыйныфы укучысы Шигапова Сәйдә,  10нчы сыйныф укучысы Габделганиев Расил, Балтач мәктәбенеӊ 7нче сыйныфы укучылары Нәбиева Мәликә, Габдрахманова Диләрә, 8нче сыйныф укучысы Нәбиева Алия, 11нче сыйныф укучысы Хәйретдинова Йолдыз, Чепья урта мәктәбенеӊ 7нче сыйныфы укучысы Караваева Лия. 
 

Олимпиадада зур уңышка ирешкән укучыларны аларны әзерләгән остазлар   Г. Нәсыйхова, Э. Әсадуллина, Г. Шалаева, Н. Идрисова, Ч. Габделганиева, Н. Гарифҗанова, Р. Закирова, Г. Хәйретдинова, Р. Бәхтиярованы уңышларыбелән  котлыйбыз!

 

Фидания Сабирова,

мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада