Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач балалар сәнгать мәктәбендә 100 бала түләүле түгәрәкләрдә шөгыльләнә

Нәкъ башка белем йортлары кебек, районның балалар сәнгать мәктәбе дә яңа уку елын башлап җибәрде. Быел мәктәп мактанырлык дәрәҗәдә укучылар җыя алмаган.

Аның каравы түләүле түгәрәкләрдә бала саны арткан. Бу хезмәт узган ел башланып, икеләнеп-шикләнеп кенә үзенә бакча яшендәге 78 баланы җыйган иде, һәм иҗади-отчет концертында берьюлы шулкадәрле баланы район сәхнәсенә чыгарды.
Быел менә йөз бала алганнар, мөрәҗәгать итүчеләр әле дә бар. Шушы йөз бала эченнән 12се фортепьяно сыйныфларында шөгыльләнә,10сы вокалга йөри, 20 се гитара уйнарга өйрәнә, 3 бакча баласы курайга кызыккан. Балалар шул ук вакытта бию белән вокалга да йөри. Бәяләр арзан түгел, әйтик, хореография белән вокалга йөрү 500 сум булса, шуңа тагын бер шөгыль-дәрес кушылса, 1000 сумга төшә. Ә менә гитара түгәрәген 500 сумнан 1000 сумга күтәрергә исәпләре. Нинди генә бәя куйсалар да, әти-әниләр ничек тә җаен таба, баласының сәләтен ачу өстендә эшли, түгәрәккә йөртүнең сәламәтлек, тәрбияви яктан да әһәмиятен аңлый.

Шунысын да әйтергә кирәк, сәнгать мәктәбенең хореография сыйныфлары Салавыч белән Карадуган мәктәпләрендә дә ачылган. Биредә балалар Венера Шәмсемөхәммәтова белән шөгыльләнә. Карадуганда бию түгәрәге алып барган хореограф Наилә кая киткән дип сораучылар булыр, чөнки аның тырыш хезмәтен күпләр белә, бәяли, ярата, сәхнәгә куйган үзенчәлекле биюләре фестиваль-бәйгеләрдә җиңү яулап, районга аны оста укытуы итеп танытырга өлгертте. Кызганыч, оста биюче бүгенге көндә көчле авырту белән көрәшә, аңа ул чирне җиңеп, кабаттан үз коллективы сафына кайтуын теләп һәм көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев