Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач балалары Россия шәһәрләре буйлап сәяхәткә кузгалды

Балтач районы мәктәпләре укучыларына көзге каникул чорында бәхет елмайган, аларның бер өлеше Россия шәһәрләре буйлап экскурсиягә чыгып китсә, икенчеләре Татарстан башкаласында мәдәни күңел ачу чараларында катнаша.

Балтач районы мәктәпләре укучыларына көзге каникул чорында бәхет елмайган, аларның бер өлеше Россия шәһәрләре буйлап экскурсиягә чыгып китсә, икенчеләре Татарстан башкаласында мәдәни күңел ачу чараларында катнаша. Районның төрле мәктәпләреннән җыелган 90 бала бу бүләкләрне шатланып кабул итеп алды.

Бүген - 1 ноябрь көнне район мәктәпләренең иң актив, укуда алдынгы 30 укучысы Мәскәү - Суздаль - Владимир маршруты буенча экскурсиягә юлга кузгалды. 2-4 ноябрь көннәрендә алар тарихи шәһәрләрне гизеп, Казанга кайтып төшәчәк.

Шулай ук бүген - 1 ноябрь көнне 40 укучы Казанга Кәрим Тинчурин театрына спектакль карарга киттеләр.

Ә 2 ноябрьдә 20 укучы Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында бушлай тамаша караячак.

Белем дөньясында зур тырышлыклар белән матур үрләр яулаган, "5"ле билгеләре белән әти-әниләрен сөендергән, район мәгарифе үсешендә нәтиҗәле эзләр калдырган талантлы укучыларның ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бүләк ителгән юлламаларга ия булуы белән котлыйбыз. Аларга сәфәрләрне үтеп, юлларда исән-сау йөреп кайтырга насыйп булсын. Киләчәктә сәләтле укучыларның сафлары тагын да артыр һәм яңадан-яңа уңышлары белән сөендерерләр әле, дип көтеп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәяхәт