Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач балаларының балачагы китап белән уза (фото)

31 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә берьюлы ике чара узды.

Иртәңге якта Балтач бистәсендә урнашкан беренче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары килсә, көннең икенче яртысында Балтач урта мәктәбенең 1А,Б,В сыйныфында белем алучы балалар кунакта булдылар.
Балалар китапханәгә йөрү тәртипләре, китапханәбезгә кайткан яңа китаплар белән танышканнан соң, "Китап белән узган балачак" исемле балалар иртәсендә катнаштылар. Кечкенә китап укучыларыбызны әкият геройлары Соры бүре, Куян малае Кылый һәм Карлсон төрле уеннарда сынап, зирәклекләрен тикшерделәр. Балалар кошларга багышланган табышмакларга җавап биреп урманны баскан кортлардан котылырга ярдәм итсәләр, Карлсонның тәмле конфетларыннан авыз итеп, әкият геройларын таптылар.
Балалар ахырдан Куян малае Кылый күчтәнәчкә "алып килгән" мультфильмнар карап өйләренә укырга китаплар алып киттеләр, дип хәбәр итәләр район үзәк китапханәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250