Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты ­- Фольксваген !

"И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".

Балтач бистәсендә яшәүче Гөлсинә һәм Ришат Сәлаховлар чит ил машинасы отты. Бу көннәрдә машина алып кайту белән мәш килделәр һәм менә машина ­- капка төбендә!

­- Ришатның телефонына хәбәр килде, сез машина ­- Фольксваген оттыгыз, ­- дип сөйли Гөлсинә апа. ­- Ышанмадык инде, мин кызга җибәрдем, дөрес микән, әтиеңә шулай килде, дип. Гүзэл заправкага менеп карарга кушты, һәм шунда билгеле булды дөрес икәнлеге. Лотереяны бензин заправкасы уйнаткан иде. Алырга чакыргач ышанып та бетмәдек. 17 февральдә алырга бардык. Салымын түлисе була инде, 2022 елның июленә кадәр. Бу машина 17 регион арасында Татарстаннан безгә чыкты. "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".

Гөлсинә апаның куанычы эченә сыймый! Бәрәкәтле шатлык-куанычлар булсын, юлларда имин йөрергә язсын, игелеген күреп яшәгез!


 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев