Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач бистәсенең иң мәдәниятле баласы белән әнисе билгеле булды.

"Киләчәк - балалар кулында" дибез. Илебезнең киләчәге ныклы кулларда булсын өчен үсеп килүче яшь буын төпле белемле, илебезнең үткәнен һәм бүгенгесен, шулай ук аның мәдәни тормышын да һәр яктан белеп үсәргә тиеш.

Менә шушылардан чыгып, Татарстан Республикасында 2014нче елның 12нче ноябреннән 2015нче елның 26нчы маена кадәр "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты эшләде. Бу проектта безнең район китапханәчеләре, беренче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм сыйныф җитәкчеләре дә актив катнашты. Электрон www.культурный дневник.рф порталында теркәлү үтеп, төрле бәйгеләрдә катнаштылар, китапханә, музей, мәдәният йортлары, кино оешмалары оештырган төрле чараларда катнаштылар, районыбыз, республикабызның төрле мәдәният учакларында булдылар.
5нче май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә шушы "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектының "Иң әйбәт мәдәни көндәлек" һәм "Иң мәдәниятле әни" номинацияләренә нәтиҗә ясалды. Район буенча һәр китапханәдән проект таләпләренә туры килеп тутырылган 32 көндәлек җыелды. Составында Балтач мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рәзинә Сәләхетдинова, Балтач авылара үзәк китапханә директоры Резида Зарипова, район мәгариф идарәсе методисты Э. Гарипова, балалар эше буенча Балтач авылара үзәк китапханә директоры урынбасары Хания Исхакова булган жюри килгән көндәлекләр белән танышты.
Иң яхшылары дип, Балтач үзәк балалар китап укучылары, Балтач урта мәктәбенең 1А сыйныф укучылары Артем Федоров, Зәлия Нәбиева, Балтач гимназиясенең 1А сыйныф укучысы Камил Хәкимҗанов көндәлекләре табылды. Алар тиешенчә пөхтә итеп тутырылган, биремнәре эшләнгән. Шулай ук бу балаларның әти-әниләре төрле мәдәният учакларына бала белән барырга мөмкинлек тапканнар һәм шул хакта баланың фикерен язганнар, www.культурный дневник.рф порталына да еш кереп төрле бәйгеләрдә катнашулары күренә. Бу балалар турында мәгълүмат республика балалар китапханәсенә җибәрелде.
Шулай ук "Иң мәдәниятле әти-әни" номинациясендә район буенча бу исемгә лаек булучыны билгеләүдә әти-әнинең баласы белән төрле мәдәният учакларына йөрүе, www. культурный дневник. рф порталына керүе, андагы төрле бәйгеләрдә катнашуы күздә тотылды. Комиссия барысын да искә алып бу номинация буенча гимназия укучысы Камил Хәкимҗановның әнисе Ясминә Рафаэль кызы Хәкимҗанованы лаек дип тапты.
2015 - 2016нчы уку елында да "Мәдәни көндәлек" проекты дәвам итәчәк. Районыбызда яшәүче балаларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларны бу чарада активрак, нәтиҗәлерәк эшләрләр дип ышанып калабыз.
Хания ИСХАКОВА,
Балалар эше буенча
Балтач үзәк китапханәсе
директоры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250