Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач Болгары яки туган як табигатен саклыйк (+фоторепортаж)

Кичә Бөрбаш җирлегендә экология елы кысаларында "Туган як табигатен саклыйк" дигән слет узды.

Без - табигать балалары дигән сүзләрне еш әйтәбез. Табигать безне муллык, байлык белән куандыра. Ә без, аның балалары Җир-Анабызга ни белән җавап кайтара соң? Яхшылыкның кадерен беләбезме? Бу сорауларга җавапны бүген Бөрбаш җирлегендә үткән экологик слетта табарга мөмкин иде.
Экология буенча район мәктәпләрендә киң колачлы эш алып барыла. Әмма алар барысы да тиешле күләмдә яктыртылмый. Бүген Бөрбаш, Бөрбаш Сәрдегәне укучылары һәм укытучылары бик матур үрнәк эш күрсәттеләр. Бу урында авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимовның да бу юнәлештә башлап йөрүен һәм мәгариф оешмалары белән теләктәшлектә эшләвен әйтеп узарга кирәктер.
Табигатьне саклау үзебездән башлана
Слетның беренче өлеше Бөрбаш мәдәният йортында узды. Бөрбаш, Норма, Кече Лызи, Балтач гимназиясе, Нөнәгәр укучылары экология юнәлешендәге үз эшчәнлекләрен чагылдырган презентацияләр тәкъдим итте. Араларында кызыксындыра торган һәм чын мәгънәсендә күләмле эшләрне колачлаганнары да, бераз йомшаграк булганнары да бар иде. Слетта кунак булып катнашкан башка мәктәп укучылары өчен бер дигән мастер-класс булды бу чара. "Кара, без дә болай эшли алабыз бит" дигән фикерләрне еш ишетергә туры килде.
Балтач Болгарында кунакта
Бөрбаш якларының гүзәл табигатенә сәяхәтебезне Бөрбаш Сәрдегәненнән башладык. Сәрдегән чишмәләргә бай авыл һәм әйтергә кирәк алар һәрберсе чистартылган, һәрберсен билгеләнгән кешеләр тәрбияләп тора икән. Мәктәп укучылары укытучылары белән берлектә кунаклар өчен җәяүле экскурсия оештырды. Бик кирәкле һәм файдалы, искиткеч кызыклы чара булды ул. Саф һава сулап, чишмәләр тарихы белән танышып, сәрдегәнлеләр эшен үзебезгә үрнәк итеп алып кайттык бу сәяхәттән. Соңгы тукталыш клиплар төшерелгән Нурзидә чишмәсендә булды. Безне биредә Нурзидә апа үзе каршы алды. Бүгенге көндә Биектау районында яшәүче олы улы Габелнурның тырышлыгы, төпчеге Айратның ярдәме белән барлыкка килгән бу оҗмах почмагын күрү белән һәммәсе дә телсез калды. "Балтач Болгары бит бу", диештеләр. Кунакларны улларының хезмәт җимешләре белән таныштырганда Нурзидә апаның балкыган йөзен күрсәгез икән. Элеккеге Киндер елгасына яңа сулыш өреп, бүген биредә чын әкият дөньясы ясаган уллар белән ничек горурланмыйсың, ди. Киләчәктә биредә намаз укуыр өчен махсус урын да булачак икән.
- Балалар, чишмә ул изге урын, аны саклагыз, - диде Нурзидә апа мичтә яңа гына пешкән коймаклар, чишмә суы белән кайнаган самавыр чәе белән кунак итеп.
Укучылар да, мөгаллимнәр дә әлеге матурлыкка шаккатып, бу мизгелләрне фотога төшереп калырга ашыкты.
Бөр башы башланган җирдә...
Бөрбашына булган сәяхәтебездә дә без бу якларның табигатен исебез китеп күзәттек. Биредә дә чишмәләр бик күп һәм алар үзара салым акчасына төзеләндерелеп, йә булмаса аерым кешеләр тарафыннан тәрбияләнеп тора. Укучылар кунакларны һәрберсенең килеп чыгу тарихы, кем төзекләндергәнен сөйләгәндә бер мәлгә оялып куйдым. Мин үзебезнең туган як чишмәләре турында бик аз мәгълүматлы икән һәм аларның күбесе бүгенге көндә ташландык хәлдә, уңай дигәненеке дә хәле мактанырлык түгел. Юкса, туган авылымда юмарт иганәчеләр дә, авылның патриоты булган игелекле уллар да бик күп...
Сәяхәтебезне Бөрбашның Сабантуй үткәрелә торган мәйданында дәвам иттек. Биредәге гүзәллек, чисталык, төзелешләр беркемне дә битараф калдырмады. Мәктәп директоры Гүзәл Бариеваның, аннан бигрәк җирлек башлыгының чараның башыннан ахырына кадәр кунаклар белән бергә йөрүе, һәр чишмә хакында үзе башлап сөйләве һәркемдә соклану хисләре уятты.
Йомгаклап...
Безнең яклар Швецариягә тиң. Аны һаман шулай матур итеп тоту һәм саклау өчен бездән ярдәм сорала. Ә моның өчен беренче чиратта теләк кирәк. Һәрнәрсә дә акча белән генә исәпләнми. Чишмәләрне торгызу, туган як табигатен саклау өчен күңел бирү генә кирәк. Һәм әлеге эшне без үзебездән башласак иде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250