Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач диктант язды. Кайда? Кемнәр? (+фоторепортаж)

Бүген, 2018 елның 27 октябрендә дөнья буйлап «Татарча диктант» акциясе узды.

Татарча диктантны 25 илдә һәм Россиянең алтмыш төбәктә яздылар. Безнеӊ Балтач районында бу чарада 307 кеше катнашты. Кенә төп белем бирү мәктәбендә - 88, Карадуган татар гимназиясендә - 45, мәдәният үзәгендә -  21, Балтач урта мәктәбендә 152 укучы һәм укытучылар, студентлар, шул микрорайонда яшәүчеләр бу мөһим чараныӊ әһәмиятен аӊлап, үзләренеӊ татарча белемнәрен сынап карадылар. Кызганыч, татар гимназиясе статусына ия булган Карадуган уку йортында катнашучыларныӊ аз булуы күӊелдә төер калдырды. Алдагы елларда дөнья күләмендә үткәрелә, бердәмлегебезне раслый торган мондый акцияләрдән читтә калмасак иде. Ә хәзер Сезгә урыннардан фоторепортаж тәкъдим итәбез. Фотоларны җибәргән Балтач һәм Кенә мәктәбе хезмәткәрләренә эшләренә җаваплы караган өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.

Кенә мәктәбендә узган чарадан фоторепортаж алдагы сәгатьләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев