Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясе 19 гасырның әдәби балында бөтерелә (фото)

Җылылык, матурлык, сафлык, яшьлек.... Күңелдә кайнаган бу хисләрне сүзләр белән генә әйтеп бетерергә мөмкинме соң?

Йөрәкләр башкача типте, күңелләр башкача уйланды. Укытучылар яшьлеккә кайтса, укучылар бүген бу вакыйганың төп катнашучылары булуларына чын күңелләреннән шатланды. Нинди вакыйгамы? Әдәби бал (Литературный бал)... Зал 19 гасыр стилендә бизәлгән, күз явын алырлык егетләр һәм кызларның елмаюлы йөзләре күңелгә җылылык өсти. Сәхнәдә әле генә вальс әйләнсәләр, шул минутта романс яңгырый башлый, биюләр: полонез, кадриль, мазурка, контрданс, котильон - берсен-берсе алыштырып җилкендерә, дөньяны оныттыра. Балда иң бәхетле кыз белән егет Камилә белән Аяз булгандыр мөгаен, чөнки алар иң саф, иң матур, иң итәгатьле парларның берсе дип билгеләнде. Балдан һәр кеше җылы күңел һәм чиста хисләр белән таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250