Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясе кояшка күмелде

Шушы көннәрдә Балтач гимназиясендә Габдулла Тукай премиясенә кандидат Шәмсия апа Җиһангирова белән очрашу булып узды.

Иҗаты кешеләргә җылылык өләшеп,туңган күңелләрне эретергә, кояш кебек елмаеп, үзенә җәлеп итәргә, адашканга юл күрсәтергә сәләтле шәхес белән очрашуны гимназия укучылары дулкынланып көтте. Чөнки шагыйрәнең шигырләрен үзе каршында сынатмыйча сөйләргә дә кирәк бит. Ә Шәмсия ханым сәхнә түренә күтәрелгән һәр укучыны зур игътибар белән тыңлады, аларның барчасына да олы рәхмәтен ирештерде. Кичә җыр-моңга, уен-көлкегә, сюрпизларга бик бай булды. Шагыйрәнең балачагына да кайттып килдек, аның белән бергә Казан урамнары буйлап та атладык, туган ягы Мөслимгә кайтып, җир җиләкләре дә җыйдык, хәтер сандыкларын да барладык...

Чара нинди югарылыкта башланса, шул биеклектә тәмамланды да, аның үткәне дә сизелмәде. Күңелләргә рухи азык, әдәбият сөючеләр өчен иҗат мәйданына тиң булды ул. Шагыйрәнең сәхнәдә мөлаем елмаеп, кабатланмас бәрхет тавышы белән әти-әни, тормыш, яшәү мәгънәсе турындагы шигырьләрен укыганын, моңлы итеп җыр сузганын укучылар тын да алмый тыңладылар. Тирән мәгънәгә ия, эчкерсез бу шигырьләр һәр кешене уйланырга мәҗбүр итте. Күпләрнең хис-кичерешләре күз яшьләре булып тышка бәреп чыкты. Тормыш юлы, иҗаты белән якыннан танышкач, сынауларны горур күтәргән бу ханымга сокланып та, горурланып та карадык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250