Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясе укучылары - Гран-при откан!

Балтач гимназиясенең 2а сыйныф укучылары 27-28 февраль көннәрендә Чаллы шәһәрендә "Сәхнә көзгесе" XI Төбәкара балалар милли театр фестивалендә катнашып кайтты. Алар Шамил Фәхретдиновның "Гаптери солдат маҗаралары" әсәрен сәхнәләштерделәр. Уңышлы чыгыш ясап, Гран-при оттылар!

Яшь артистларыбызны һәм театр түгәрәге җитәкчесе Алсу Хәкимҗанованы олы җиңүләре белән ихластан котлыйбыз.
Артистлар төркеме бу шимбәдә, ягъни 4 март көнне Питрәч районында уза торган "Иделкәем" конкурсында да катнашачак. Аларга яңадан-яңа иҗат уңышлары теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250