Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясе укучылары терроризмга каршы көрәшә

3нче сентябрь көнне "Терроризмга каршы көрәш көне"ндә Балтач гимназиясендә күптөрле тәрбияви һәм мәгълүмати чаралар үткәрелде.

Гимназия директоры Ренат Мөхәрләмов 11нче сыйныф укучылары һәм укытучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Махсус рәвештә уяулыкны тикшереп карау һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искәртү өчен гимназиядә эвакуация ясалды.
Шулай ук укучыларыбыз "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте тарафдарлары, "Волонтер" иреклеләр үзәге яшьләре, район аграр яшьләләр оешмасы активистлары белән берлектә "Без терроризмга каршы" акциясендә катнаштылар. Халык күп йөри торган урыннарда булып, листовкалар тараттылар.
Әлеге чара ахырында районыбыз яшьләре һәм яшүсмерләре "Без тынычлык яклы", дип, аяз, зәңгәр күк йөзенә ак күгәрченнәр очырдылар, дип хәбәр итә гимназиядән педагог-оештыручы Равилә Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250