Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясе укучылары ветеранда кунакта (+фото)

Балтач гимназиясе укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльмуллин Гыйльван Гыйльмулла улында кунакта булып кайтты.

"Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашып килә. Кемдер өчен бу бәйрәм булса, сугышны үз башыннан кичергәннәр һәм шул чорның барлык авырлыгын үз җилкәсендә татыганнар өчен, мөгаен күз яшьләре көнедер. Ут эчендә сугышкан батырларыбыз хәзерге көндә бармак белән генә санарлык. Балачагын шушы канлы көннәр арасында югалтканнар да көннән-көн кими бара.
Балтач гимназиясе укучылары Гыйльмуллин Гыйльван Гыйльмулла улында кунакта булып кайтты. Бу ачык йөзле, җор телле ветеранда без еш булабыз. "Сугыш башланганда миңа 11 яшь кенә иде" - дип башлады ул сүзен. "Ачлык, хәерчелекнең үзәкләргә үткән вакытлары күп булды. 7 нче сыйныфны тәмамлагач мәктәпкә бармадым, чөнки эшләргә кирәк иде. 1948 нче елны ФЗУга алдылар. Аннары юллар мине Украина якларына Кузбасс шахталарына алып китте. 17-18 яшьлек егетләрне 2-3 километр тирәнлектәге шахталарга төшерәләр иде".

Карпат тауларында башыннан кичкәннәрен дә бик озаклап сөйләде ул. Ахырда укучыларга тәртипле, эшчән булуларын теләп үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Бу очрашудан укучылар бик канәгать калдылар. Озак яшәгез әле ветераннар, сез киләчәк буынның олы терәге!", дип хат юллаганнар Балтач гимназиясе укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250