Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясе укучылары һөнәрләр белән таныша (+бик күп фото)

Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә белем һәм тәрбия бирү процессында балаларда кече яшьтән үк төрле һөнәр ияләренә карата зур кызыксындыру уяту максат итеп куелды. 

Һәр балага  кечкенә чакта әти-әнисенең, үзенең якыннарының эш урыннарында булу ошый. Ул анда төрле нәрсәләр белән кызыксына, танып-белә башлый. Менә шул максаттан, Балтач гимназиясенең  2 а сыйныф укучылары  сыйныф җитәкчесе Лилия Рафаиловна һәм озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Ясминә Тәлгатовна  җитәкчелегендә әледән-әле экскурсияләргә баралар. Алар район үзәгенең  төрле оешма-учреждениеләрендә булалар һәм укучыларның әти-әниләренең һөнәрләре белән танышалар.

Узган уку елында район мәдәният үзәгендә, янгын сүндерү бүлегендә, редакциядә кунакта булып, бу әһәмиятле эшкә нигез салган идек. Шулай ук дәрестән тыш чараларда кул эшләренә багышланган мастер-класслар күрсәтүче әниләр дә булды.

Быелгы уку елындагы эшчәнлекне дәвам итеп шушы сыйныфта укучы Гүзәл, Мәдинә, Диләрә һәм Кәримнең әти-әнисе район үзәк хастаханәсендә хезмәт куя. Алар – кадрлар белән эшләү бүлегеннән Әнисә Гайнанова, шәфкать туташлары Фирдия Сафина белән Гүзәл Галәветдинова һәм ашыгыч медицина ярдәме машинасы шоферы Радик Фәрзетдинов гимназиягә үзләре килеп, мастер-класс күрсәттеләр. Укучыларга  иң элек хастаханә турында презентация тәкъдим иттелде.  Ә аннан соң практик күрсәтмәлекләр башланды: авырган яки  имгәнгән очракларда пациентка беренчел ярдәм күрсәтү, укол ясау, анализ алу,  ЭКГ яздыру кебек берсеннән-берсе әһәмиятле ярдәм төрләрен  күрсәттеләр. Шулай ук  ашыгыч ярдәм машинасы белән якыннан да  танышу мөмкинлеге оештырылды.  Әлеге мастер-класста балалар үзләре үк пациент ролендә булып карадылар,  бик актив катнаштылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар таптылар.

Чираттагы чара район үзәк китапханәсендә үтте. Галимуллин Гомәрнең әнисе Гүзәл биредә – хезмәт куя. Ул яңа китапларны учетка алу, авторларга карап бүлекләргә урнаштыру,  балалар һәм зурлар китпханәләрендәге эшчәлекләр белән таныштырды. Шул көннән башлап 2 а сыйныф укучылары китапханәнең актив китап укучыларына әверелделәр.

Ә алдагы чара бистәнең үзәк мәчетендә үтте. Укучылар әлеге экскурсиягә яулык-түбәтәйләрдән махсус әзерләнеп килгәннәр иде. Биредә Нәфисәнең әтисе Марат хәзрәт Сәйфетдинов укучыларны Ислам дине кануннары, әхлак тәрбиясе мәсьәләләре, мәдрәсә эшчәнлеге белән таныштырды. Мәчет буйлап экскурсия оештырды. Укучылар бу сәфәрдән мәчет ашханәсендә сыйланып, моңлы азан тавышларын тыңлап кайтыр юлга кузгалдылар.

Ә икенче атнада укучылар район үзәгендә урнашкан почта һәм элемтә үзәкләренә юл алдылар. Биредә Илназ белән Кәримнең әти-әнисе – Рәзилә Фәрзетдинова, Рөстәм Исхаков һәм Зәринәнең әбисе  Наилә ханым Михайлова эшли. Яңа төр һөнәрләр, интернет ресурсларның ни рәвешле тормышка ашырылуы, элемтә төрләре, почта хезмәткәрләренең эшчәнлеге, газета-журналларга язылу, килгәннәрен авылларга һәм адресларына тарату һәм башка бик күп төрле вак һәм шул ук вакытта бик җаваплы хезмәтләр  белән таныштылар.

Ә берничә көн элек укучылар район социаль яклау бүлеге бинасында булдылар.  “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм аның эшчәнлеге, социаль хезмәт төрләре, көндәлек тормышта еш кулланыла торган документ һәм белешмәлекләр белән таныштылар. Биредә балалар Әфган сугышы хәрбиләре хөрмәтенә ачылган музей-бүлмәдә булдылар, психолог һәм  сенсор кабинетларында уйнап күңел ачтылар.  Шунда күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче бер бала: “Әни әгәр соцзащитага  барып кайтам әле дип әйтсә, мин дә аның белән барачакмын. Монда рәхәт, кызык икән, туйганчы уйнап та була!” дип үз бәясен бирде.

Әйе, экскурсияләрдә еш булу укучыларның хезмәт иясенә хөрмәтен, бу һөнәргә карата кызыксынуын арттыра, танып-белү дәрәҗәсен, культурасын баета, берьюлы бик күп төрле мәгълүмат алу мөмкинлеге тудыра.  Сыйныфта 26 бала белем ала. Әле алда аларны кызыклы очрашулар, ничаклы күп мәгълүмат көтә.

Ясминә Шәмсетдинова

 Балтач гимназиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев