Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясен Президентыбызга таныта алдык (+фоторепортаж)

Балтач гимназиясе яңа уку елын ачты. Гимназия директоры Ринат Мөхәрләмов белем йортында 570 бала укыячагын хәбәр итте, шуларның 72се беренче сыйныфлар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов укучылар белән беррәттән укытучыларга да изге теләкләр җиткерде. "Балтач нуры" мәчетеннән килгән вәкил бүләкләр дә алып килгән, ышанычлы киләчәк булырга язсын сезгә, диде ул.

ЮХИДИ бүлегеннән балалар белән даими эшләүче Лилия Һадиева да килгән, ул исә купбалалы гаиләдә тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Унберенче сыйныф укучыларын тәүге тапкыр беренче сыйныфка кабул иткән тәүге укытучылары Ильмира Кузьмина күтәренке рухта тәбрикләп, бәйрәм тантанасын тагын күтәренке итте.

Иртәгә ук укырга дип кыңгырау чыңлады. Бердәм дәүләт имтиханнарында 200 балл җыя алырлык укучылары булуы белән дан казанган гимназия үзен узган уку елында Президентыбызга да таныта алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач гимназиясе 1 сентябрь