Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясендә бик кызыклы һәм мәгънәле очрашу булды

Минем әбием еш кына "Аллага шөкер" дияргә ярата. Бу сүзнең мәгънәсе турында моңарчы алай тирән уйланганым юк иде: сүзме сүз инде. Ә менә 3нче декабрьдә гимназиядә үткәрелгән очрашудан соң бу сүзләрнең хикмәтен аңладым мин.

Бу көнне гимназиябезгә минем апам - Чулпан Габдулганиева һәм аның дуслары - үзе шикелле үк сөйкемле, чибәр һәм тыйнак Зөлфия Галиева, Алсу Шәймөхәммәтова килде.
Чулпан апамның тормышы, иҗаты миңа таныш булса да, хәтта мин дә аның үзем өчен яңа якларын ачтым. Ә аның белән якыннан таныш булмаган укучылар һәм укытучылар исә кызларның мавыгулары, тормышлары, истәлекләре турында бик кызыксынып тыңладылар.
Инвалидларның "Фикердәш" җәмгыяте берләштергән әлеге кызлар үзләренең кызыклы, таза кешеләрнекенә караганда да мәгънәле тормышларын бәян итте. Аларның спорт ярышларында һәм башка бәйгеләрдә катнашып яулаган грамота, медальләре егет-кызларны гаҗәпләндерде. Аеруча әле быел беренче тапкыр үткәрелгән "Татарстан энҗе бөртеге" бәйгесе турында сөйләүләре ошады безгә.
Чулпан апа шигырьләрен ничек иҗат итүе, китап чыгару кыенлыклары турындагы серләрен дә чиште, үзе яраткан шигырьләрен укып та күрсәтте. Кызлар безне кызыксындырган һәр сорауга иренмичә җавап бирделәр.
Ә мин үзебезнең сау-сәламәт булуыбызга, сугышлар булмаган тыныч җирләрдә яшәвебезгә сөенеп, әбием әйткәнчә, "Аллага шөкер" икән дип уйланып утырдым.
Быел 9нчы сыйныфта имтихан бирәсе бар дип куркабыз, әзерләнергә теләмәгән, иренгән иптәшләрем дә бар. Минемчә, очрашуда катнашкан Чулпан, Алсу, Зөлфия апаларның ихтыяр көче, максатчанлыгы, тырышлыгы, оптимизмы безгә үрнәк булырга тиеш. Очрашу ахырында дусларым ясаган нәтиҗәләр дә минем фикерләремне раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250