Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясендә дә бүген "Соңгы кыңгырау" чыңлады (+фото)

Балтач гимназиясе. Соңгы кыңгырау. Бәхет ачкычлары. Гитарага җыр һәм ике мәртәбә вальс.

Балтач гимназиясендә узган “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә чыгарылыш сыйныф укучылары гына түгел, әти-әниләр, укытучылар, директор һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе дә вальс әйләнде. Бәйрәм үзенчәлекле, ямьле булды. Гимназиядә быел 9 сыйныфны 46, 11 сыйныфны 20 укучы тәмамлый. Унберләрнең сыйныф җитәкчеләре - Нурия Сәйфетдинова, 9 “а” сыйныфы җитәкчесе - Венера Мостафина, 9 “б” сыйныфы җитәкчесе Елена Панкова, 9 “в” сыйныфы җитәкчесе - Диләрә Гыйниятуллина.
Гимназия директоры Айгиз Миңнемуллин “карлыгачлар”га ак юл теләде, “дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә тәмамлап, олы йөрәкле, зур кешеләр булыгыз, районыбыз данына әверелегез”, диде ул. Тантанага район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов белән бергә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Җәмил Мотыйгуллин да килгән, ул исә Балтач районына, аның кешеләренә карата булган җылы фикерләрен белдерде, укучыларга уңышлар теләде. Унберенче сыйныф укучыларының күкрәкләрендә кызыл, ә тугызынгы сыйныф укучыларында зәңгәр тасмалар. Алар бәйрәмнең төп геройлары, нурлы карашлары, ягымлы йөзләре белән аерылып торалар. Укытучыларның, килгән кунакларның, әти-әниләрнең һәр әйткән изге теләге чыгарылыш укучыларының эчкерсез, самими күңелләренә бәхет кошы булып ояласын. Башлангычлар үзләренә кыңгырау белән бәхет ачкычлары да тапшырды. Матур шигырьләр дә бүләк иттеләр әле, “унберне тәмамлап була, берне тәмаалап кара”, дип сөйләп көлдерде берсе. Чыгарылышларның беренче укытучылары Ильмира Кузьмина белән Равилә Камалова, “юлыгыз якты булсын, хәерле юл, хәерле сәгатьтә», дип, серле конверт тапшырдылар һәм мәгариф ветераны Ильмира Кузьмина үзе укыткан һәм хәзерге вакытта төрле уку йортларында белем алучы укучылары белән җыр әзерләгән иде, моңлы җыр астында биергә укучылар укытучыларын, әти-әниләрен, кунакларны дәште. Әйткәнемчә, директор да, мәгариф җитәкчесе дә биеде биредә. Унберләр бер тапкыр саубуллашу вальсы биегәннәр иде инде, монысы икенчесе булды, икесе дә искиткеч килеп чыкты. Динә Зарипова белән Энҗе Закирҗанованың гитарада уйнап, сыйныф белән җырлаулары да бик ошады.
“Бар да әйбәт булачак” дигәндәй, бәйрәм матур мизгел белән тәмамланды. Гимназиянең оста чаңгычысы Алия Исрафилова Рәсәй спорт мастерлыгына кандидат булды. Районда чаңгы спортын саклап яшәүче, аны үстерүгә, балаларның чаңгы спортына булган мәхәббәтләрен югалтмауга үзен фидакарьләрчә багышлаган гимназия укытучысы Рәлиф Әскаровның укучысы ул. “Соңгы кыңгырау” чыңлады, үзе артыннан чыгарылыш сыйныф укучыларын әйдәде, әйтерсең лә, алар олы юлга кузгалды. Тормыш кыңгыраулары күп чыңлар әле, әмма шушы гимназиядә чыңлаган кыңгырау тавышлары һәм шушы тантанада әйтелгән теләкләр гомер сукмакларында юлдашчыга әйләнеп, һәрбер кылган гамәлегезне бизәсен, бәхеткә, бәрәкәткә, сәламәтлеккә әверелсен! Уңышлар сезгә, “кырлыгачлар”! Имтиханнарны бишкә генә бирегез дә, теләгән уку йортларына укырга керегез! Әти-әниләрегезне кадерләгез, укытучыларыгызны онытмагыз, сезгә хәер-фатихасын биргән гимназиягә эзне суытмагыз! Ак бәхетләр сезгә!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев