Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясендә исле сабын ясый башлаганнар

Балтач гимназиясенең 1А сыйныф укучыларына өй шартларында сабын ясау серләрен өйрәттеләр.

Мәгариф учреждениеләрендә тәрбия сәгатьләрендә hөнәр сайларга өйрәтү hәм үзенчәлекле hөнәр ияләре белән таныштыру соңгы елларда бик популярлашып китте. Укучылар уку елы дәверендә төрле оешмаларга, эш урыннарына экскурсияләргә дә баралар яки укытучылар үзенчәлекле шәхесләрне мастер-класс үткәрү өчен үзләре дә чакыра. Норма авылында яшәүче Лилия ханым Бадыхова өй шартларында берсеннән-берсе матур, төрле төстә, хуш исле сабыннар ясый. Лилия шушы көннәрдә беренче сыйныф укучылары янында кунак булып, үз hөнәренеңн серләре белән уртаклашты.

"Әлеге эш – минем күптәнге бер хыялым иде. Бик тә өйрәнәсем, үземнең сабын ясап карыйсым килде. Танышларым арасында да сабын ясаучылар булмагач, интернеттан кереп карап әлеге эшнең нечкәлекләрен өйрәндем башта. Мин уйлаганча гына бик җиңел түгел икәнен аңладым. Кызыксынуым тагын да артты. Иң беренче барлык кирәкле җиhазларны, сабын формасы савытларын Мәскәүдән үк почта аша заказ белән кайтарттырдым. Ә аннан соң Казанда да шушы эш белән шөгыльләнүчеләрне эзләп таптып. Үземә кирәкле барлык төр әйберләрне дә махсус сәүдә нокталарыннан сатып алып кайтам хәзер.

Сабын ясау өчен иң элек "мыльная основа" кирәк. Аны кыска дулкынлы мичтә яки савытны кайнар суга утыртып эретәм. Төсле итәргә уйласам, махсус буяу hәм хуш ис килсенгә бер-ике тамчы исле май салам. Яхшылап болгаткач, бу сыеклыкны формалы кечкенә сабын савытларына бушатып кибәргә куям. Мин сабын ясау белән 7 ел шөгыльләнәм. Инде хәзер олы кызым да мина булыша башлады. 4 балам бар. Аларга үз куллары белән ясаган сабыннар күбрәк ошый, әлбәттә. Кибет сабынын кулланмыйбыз да диярлек, дип сөйли- сөйли балалар белән аралашты Лилия. Укучылар аны төрле сорауларга күмделәр. Лилия Бадыхова укучыларга төрле форма савытларын күрсәтте. Сабыннар составы турында кызыклы мәгьлүмат бирде. Әсхәт исемле бер малай: "Мин дә әнине сабын ясарга өйрәтәм әле. Ничек шәп икән бит!" дип куйды хәтта. Әйе, үз күзләре каршында ясалган робот формасындагы цитруслы хуш исле май тамызган кызыл сабынны дәрес азагында алар кадерләп кенә тәрәзә төбенә кибәргә алып куйдылар. Бер сәгатьтән инде сабын әзер иде. Укучылар тәнәфес вакытында шул сабын белән берсеннән-берсенә йөртә-йөртә нәни кулларын юып карадылар. Сабын бүләк иткән Лилия апаларына алар бик рәхмәтле иде.


Ясминә Шәмсетдинова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач гимназиясе