Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясендә соңгы кыңгырауны кемнәр чыңлатты

Балтач гимназиясендә үткән “Соңгы кыңгырау”да район башлыгы да катнашты.

"Сезнең алдында тулы бер дөнья ачыла. Алга куйган максатларыгызга ирешегез, районыбыз сезнең уңышлар белән горурланыр дип ышанам. Киләче ике атна сезнең өчен бик мөһим, БДИда югары баллар җыеп, үзегез сайлаган, хыялланган белгечлекләргә ия булуыгызны телим",- диде үзенең котлавында район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Тантаналы линейка котлау сүзләренә, изге теләкләргә бик бай булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының чыгышы аеруча дулкынландыргач булды. Алар хушлашу вальсы биегәндә күңелләр тулды. Дәртле дә, моңсу да бу көй, бу бию берьюлы үсеп, олыгаеп киткән егетләр һәм кызлар өчен олы тормыш башлануын искәртте. Хәерле юл, яшьләр! Киләчәк сезнең өчен якты, уңышлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соңгы кыңгырау