Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды (фото)

16нчы октябрь көнне Балтач гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыру: регулятив, танып-белү уку гамәлләре» темасына семинар үткәрелде.

Семинар-практикум эшчәнлегендә рус мәктәпләрендә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына Идрисова Н. М.¸Әхмәтова Р. Ш., Габделганиева Ч. М., Гайнуллина Р. Ф., Гиниятуллина Д. Х. тарафыннан ачык дәресләр тәкъдим ителде. "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә регулятив,танып-белү универсаль уку гамәлләре формалаштыру үзенчәлекләре» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.
Семинарда катнашучы укытучылар рус мәктәпләрендәге татар төркемнәрендә һәм рус төркемнәрендә күрсәтелгән дәресләргә анализ ясадылар, төп мәктәптә федераль дәүләт стандартларына күчү барышында татар теле һәм әдәбиятын бүгенге көн таләпләренә туры китереп укыту буенча фикерләштеләр.
Фидания Сабирова,
мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250