Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясенең «Крепыш» лагере елдан-ел популярлаша (+фоторепортаж)

Балалар җәйге лагерьларны көтеп ала

Балтач гимназиясендә укучы балаларның җәйге ялын файдалы итеп оештыру максатыннан, ел саен мәктәп яны лагере «Крепыш» ишекләрен ача. Быел да эшчәнлеген уңышлы гына башкарды ул. 5 отрядта барлыгы 95 бала йөрде. Лагерьда эш алдан ук төзелгән программа һәм план нигезендә алып барылды. Һәр көн аерым бер юнәлешкә багышланды: экология, туган телләр, сәламәтлек, юл йөрү кагыйдәләре, цифрлаштыру елы, куркынычсызлык кагыйдәләре, дуслык, коррупциягә каршы көрәш, төрле һөнәрләр, Хәтер, Россия көне уңаенннан кызыклы, мавыктыргыч чаралар оештырылды. Алар белән янәшә ЮХИДИ, социаль яклау, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре белән очрашулар, әңгәмәләр, уеннар да узды. «Хыял» яшьләр үзәге, «Факел» клублары хезмәткәрләре белән берлектә квест-уеннар үткәрелде. «Салкын чишмә», «Яр буе» паркларында, «Хезмәт» газетасы редакциясендә, үзәк китапханәдә экскурсияләрдә булдык.


Равилә Шәрипова, «Крепыш» лагере җитәкчесе,

Гөлнара Нигамәтҗанова, өлкән әйдаман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев