Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач кызлары татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиадада катнаша

18-21 апрель көннәрендә Казанда Татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада уза.

Анда Татарстанның 43 районыннан, Россиянең 25 төбәгеннән, 13 чит илдән катнашучылар көтелә.
Чарада татар теленнән һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларында призлы урын алган 8-11 сыйныф укучылары белемнәрен күрсәтә ала.
Төбәкләрдән катнашучылар исә төбәкара этапта катнашып сайлап алынган. Чит ил вәкилләре КФУ порталында сайлап алу туры узган, һәм алар белән әңгәмә уздырылган.
Безнең районнан Норма мәктәбеннән Галипова Илүзә (укытучысы Җәләева Г. Г.), Рәхматуллина Алисә, Ризванова Зәлия, Әсхадуллина Гөлназ (укытучылары Асадуллина Э. В.), Смәел мәктәбеннән Нәкыйпова Ләйсән (укытучысы Нәбиева Г. Х.), Балтач урта мәктәбе укучысы Котдусова Ләйсән (укытучысы Нигъмәтуллина Т. Х.), Балтач гимназиясеннән Мәхмүтова Лилия, Насырова Мәдинә (укытучылары Әхмәтова Р. Ш.), Урта Көшкәт мәктәбе укучысы Нурмөхәммәтова Әдилә (укытучысы Гафиуллина Г. М.), Бөрбаш мәктәбеннән Латыйпова Алсу Халыкара олимпиадада катнаша.
Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы 21 апрель көнне тәмамланачак. Җиңүчеләрне "Баскет-холл"спорт комплексында бүләкләячәкләр. Кызларыбызга уңышлар телибез!
Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250