Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач кызлары “Алтын каләм”дә

Район турын уңышлы узып, Карадуган гимназиясеннән Регина Галиәхмәтова һәм Түнтәр мәктәбеннән Гөлназ Әхмәдиева “Алтын каләм”нең республика турына үттеләр.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, әлеге конкурсның быел юбилей елы – 25нче мәртәбә үткәрелүе. 11 августтан 15 августка кадәр “Волга” яшьләр үзәгендә үтүче әлеге чарада яшь кызларыбыз татар журналистикасы юнәлешендә үз көчләрен сынап карыйлар. Регина биредә икенче елын катнаша инде, ә Гөлназ беренче чирканчыгын ала. “Алтын каләм” безнең быел да ышанычыбызны аклады. Бизәлеше, оештыру ягыннан да безне колач җәеп, күтәренке кәеф белән каршы алды. Алда яңа йөзләр, яңа сулыш, кызыклы очрашулар көтәр дип ышанып калабыз”, диләр яшь журналистлар. Кызларыбыздан әлеге матур чара турында язмалар көтеп калабыз.

 Ильмира Галиахметова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев