Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач кызлары республика олимпиадаларының йомгаклау турында

Зилия республика олимпиадасында җиңү яуласа, Гөлшат, Әдилә, Гөлия һәм Гөлүзә призерлар булдылар.

29-31нче гыйнварда Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадаларының йомгаклау туры үткәрелде.

Биредә Нөнәгәр урта мәктәбенең 7 сыйныфы укучысы Гөлшат Шәфигуллина (укытучысы Рәзинә Гыйлфанова), Норма урта мәктәбеннән 8 а сыйныф укучысы Әдилә Шәйхетдинова, 9 сыйныф укучылары Гөлия Ризванова һәм Гөлүзә Мәхмүтова (укытучылары Энҗе Әсадуллина, Гөлүзә Нәсыйхова), Куныр мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Зилия Юнысова (укытучысы Әнисә Саттарова) катнашты.

Зилия республика олимпиадасында җиңү яуласа, Гөлшат, Әдилә, Гөлия һәм Гөлүзә призерлар булдылар.

Бүген исә татар әдәбияты буенча республика олимпиадаларының йомгаклау туры старт алды. Биредә Норма урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Алинә Якупова ( укытучысы Гөлүзә Нәсыйхова), 8 сыйныф укучысы Айзирәк Ильязова, 11 сыйныф укучысы Илүзә Галипова (укытучылары Гөлфия Җәләева), сосна мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Азалия Хәйруллина (укытучысы Гүзәлия Вәлиева),Түнтәр урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ләлә Кәримова (укытучысы Лилия Нәкыйпова) катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада