Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мөгаллимнәре кышкы Спартакиадада көч сынашты (фото)

28 нче гыйнвар көнне "Балтач универсаль спорт залында мөгаллимнәребез чираттагы көч сынашу уеннарына - кышкы Спартакиадага җыйналдылар.

22 төп һәм гомуми белем бирүче мәктәптән килгән укытучылар, мәктәп җитәкчеләре спортның 9 төрендә үзара ярышып, үзләренең бердәмлекләрен һәм беркайда да сынатмауларын тагын бер кат исбат иттеләр. Спорт төрләре бик күп булуга карамастан, ярыш оешкан төстә барды. Урамдагы суык та куркыта алмады аларны. Чаңгы ярышы барышында хәтта кыш та алар каршында чигенгәндәй булды.
2016 нчы елгы Спартакиаданың яңалыгы булып "Күңелле старт" ярышлары булды. Әлеге уен күңелләрне күтәреп кенә калмады, рәхәтләнеп ял да иттерде дияргә була.

Мөгаллимнәребез бүгенге ярышларда көчләрен сынашып, тагын бер кат иң-иңнәрен барладылар. Кемнәрнеңдер көтелгән җиңүләре, кайсыларыныңдыр уйламаган җирдән җиңелүләре дә булды бүгенге ярышларда.
Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1. Чаңгыда VIP-йөгереш (ир-ат җитәкчеләр арасында):
1 урын - Исмәгыйлев Марат Фәрит улы (Кече Лызи);
2 урын - Мөхәрләмов Ренат Камил улы (Гимназия);
3 урын - Хәсәнов Хәмит Мөхәммәт улы (Арбор).
Чаңгыда VIP-йөгереш (хатын-кыз җитәкчеләр арасында):
1 урын - Гыйләҗева Гөлчәчәк Фидаил кызы (Балтач);
2 урын - Вәлиева Гөлсинә (Смәел);
3 урын - Галиева Раилә Мәсхүт кызы (Субаш).
Чаңгыда VIP-йөгереш (балалар бакчалары мөдирләре арасында):
1 урын - Әсхәтдинова Гөлнара Мөхәммәт кызы (Дет.сад №5);
2 урын - Миронова Эля Ивановна (Ушма);
3 урын - Төхвәтуллина Лилия Васыйл кызы (Дет.сад №1).
2. Чаңгылы эстафета.
1 урын - Балтач гимназиясе;
2 урын - Балтач урта мәктәбе;
3 урын - Чепья урта мәктәбе.
3. Өстәл теннисы (ир-атлар арасында):
1 урын - Зәйнуллин Илназ (Карадуган);
2 урын - Грахов Константин (Чепья);
3 урын - Акбиров Рим (Бөрбаш).
4. Өстәл теннисы (хатын-кызлар арасында):
1 урын - Евдокимова Галина (Урта Көшкәт);
2 урын - Шәйхиева Елена (Балтач);
3 урын - Хакимова Гүзәл (Гимназия).
5. Турникта тартылу:
1 урын - Мөбәрәкшин Марат (Кече Лызи);
2 урын - Рамазанов Ленар (Шубан);
3 урын - Халимов Рамил (Норма).
6. Идәннән күтәрелү (отжимание):
1 урын - Чернова Ираида (Чепья);
2 урын - Исмәгыйлева Гөлүсә (Сосна);
3 урын - Гыйззәтуллина М.Р. (Смәел).
7. Дартс (ир-атлар арасында):
1 урын - Сафиуллин Наил (Янгул);
2 урын - Гыймадиев Рамил (Нөнәгәр);
3 урын - Ильясов Рафаэль (Чепья).
8. Дартс (хатын-кызлар арасында):
1 урын - Мөхәммәтшина Гөлия (Карадуган);
2 урын - Минхаирова Резеда (Балтач);
3 урын - Мамыкова Людмила (Урта Көшкәт).
9. Шахмат (ир-атлар арасында):
1 урын - Гыйззәтуллин Ильнур (Смәел);
2 урын - Салахов Ленар (Чепья);
3 урын - Абдуллин Илдар (Норма).
10. Шахмат (хатын-кызлар арасында):
1 урын - Фәсхетдинова Рания (Шубан);
2 урын - Кәбирова Раушания (Арбор);
3 урын - Галимова Суфия (Гимназия).
11. "Күңелле стартлар":
1 урын - Чепья урта мәктәбе;
2 урын - Балтач урта мәктәбе;
3 урын - Куныр урта мәктәбе.
12. Канат тартышу:
1 урын - Куныр урта мәктәбе;
2 урын - Сосна урта мәктәбе;
3 урын - Субаш урта мәктәбе.
Гомуми нәтиҗәләр буенча СПАРТАКИАДА җиңүчеләре булып Чепья урта мәктәбе коллективы танылды. 2 урын Балтач урта мәктәбендә. 3 урында Урта Көшкәт урта мәктәбе.

Афәрин, кадерле мөгаллимнәребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250