Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мөгаллимнәре спортта көч сынашты.

Кышкы каникул көннәренең берсе дә укучылар өчен буш булмады. Кайсы чаңгыда узышты, кайсы тимераякка басты. Шул ук вакытта мөгаллимнәр дә оешкан төстә кышкы Спартакиадаларын уздырып җибәрделәр.

10 январь көнне "Балтач" универсаль спорт залы районыбызның 22 мәктәбеннәзн спортның 5 төре буе буенча көч сынашырга теләк белдергән спортчылар белән шыгрым тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиеваларның котлау чыгышларыннан соң спортчылар төрле җирләргә үзара көч сынашырга таралыштылар.
Көч тә сынаштылар, үзара иркенләп аралаштылар да, рәхәтләнеп ял да иттеләр. Ә менә Спартакиаданың җиңүчеләре булып түбәндәге мөгаллимнәребез танылды.
Дартс буенча: Яңгул мәктәбеннән Эльмира Гыйльфанова һәм Наил Сафиуллин, гер күтәрүдә Соснадан Фәүзия Ганиева һәм Нормадан Ринат Исрафилов, шорт-трек буенча Субаштан Гөлназ Петрова һәм Шеңшеңәрдән Ирек Нәҗипов, чаңгы эстафетасында Балтач гимназиясе, волейболда Норма мәктәбе уенчылары.
Гомуми нәтиҗәләр буенча Балтач урта мәктәбе спортчыларына тиңнәр булмады. Икенче урынга Салавыч күп профильле лицей командасы лаек булса, өченчегә Урта Көшкәт мәктәбе командасы чыкты.
Ярышларны ябу тантанасында җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге медальләр, дипломнар тапшырылды.
Руфия Закирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250