Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәгариф ветераннарын хөрмәтләде (+фоторепортаж)

Бүген район мәдәният үзәгендә лаеклы ялда булган мәгариф хезмәткәрләре өлкәннәр көнен билгеләп үтте.

Башка еллардан аермалы буларак, быел мәгариф ветераннары өчен өлкәннәр көнен аерым үткәрделәр. Район мәдәният үзәгендә үткән җыр-моң бәйрәме ветеран укытучыларны, тәрбиячеләрне очраштырды. Кыскасы, бик мәгънәле, көтелгән һәм ихлас бәйрәм булды ул. Көн бераз салкынча булса да, урам тутырып бәйрәмгә ашыккан мөгаллимнәребез якты елмайган кояш кебек тирә-якны нурга күмде. Бер-берләре белән күрешкәч, ничек куанганнарын гади сүзләр белән генә аңлатуы да кыен.

- Әлеге бәйрәмне махсус аерым үткәрүебезнең төп сәбәбе дә шунда иде. Барлык өлкәннәр җыелган чакта ничектер күләгәдә калган кебек тоела иде мөгаллимнәребез. Шуңа да быел укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен бу күркәм бәйрәмне аерым үткәрергә булдык, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева.

Бер күрешү үзе бер гомер булса, "Болгар" радиосының иҗат коллективы әзерләгән бәйрәм концерты бүләкнең иң зуры булды. Гадәттә, без концертларда күбрәк җырлар тыңлап, биюләргә хозурланырга ияләнгән. Ә бу бәйрәм тамашасында инде эстрада сәхнәләреннән шактый ераклаша барган нәфис сүзгә зур урын бирелде. Танылган шагыйрьләрнең искиткеч матур әсәрләрен райондашларыбызга үзебезнең район кызы, Таузар сандугачы Эльвира Ибраһимова ирештерде. Озын-озын шигырьләрне яттан сөйләве, заманында үзләре дә 45 минут буе туктамый сөйләү сәләтенә ия укытучыларны да шаккатырды. Сагындырган, бик сагындырган шул сәхнәләрдә нәфис сүзләр ишетү. Күңелләргә үтеп керә торганнары бигрәк тә. Бәйрәм барышында без бу шигырьләрне тыңлап, туган як кырлары буйлап та үттек, әнкәйнең назлы кочагына да сыендык, яшьлек мәхәббәтләрен дә искә төшердек, дөрес итеп яшәү өчен үз кыйблаң булуы кирәклеген дә төшендек. Гомумән, бәйрәм сәхнәсендә районыбыз мөгаллимнәрен берсеннән-берсе оста артистлар сәламләде. "Балкыш" фестивале лауреаты, моң иясе Галия Камалованың җырлары алкышларга күмелсә, биюче кыз Гүзәлиянең дәртле биюләре залдагыларга канатлар куйды. Ягымлы алып баручы Ләйсән Гарифуллинаның бәрхет тавышы исә һәркемгә бәйрәм атмосферасы бүләк итте. Бәйрәм чарасыннан ветераннарыбыз бик канәгать булып таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250