Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Роза Шаяхмәтова катнашты (фото, видео)

Бүген мәдәният үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. Аның эшендә Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Роза Шаяхмәтова катнашты.

Быелгы киңәшмә "Яңа стратегик юнәлешләр - яңа карарлар" дигән темага багышланып, төп доклад белән район мәгариф идәрәсе җитәкчесе Алия Зәкиева чыгыш ясады. Аннан соң укытучылар укыту системасында нинди технологияләр, алымнар кулланырга, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, тәрбия процессын ничек оештырырга, район мәгариф системасын модернизацияләү шартларында шәхес формалаштыруның әһәмияте һәм башка сораулар буенча фикер алыштылар.
Зур хәзерлек белән
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Мәктәпләр үз укучыларын каршы алырга әзерләнә. Быел капиталь төзекләндерү бәхете елмайган мәктәпләр бу минутларны бигрәк тә зур дулкынлану белән көтәдер. Андый бәхет быел Арбор һәм Куныр мәктәпләренә насыйп булды.

Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлеген ачыклау максатыннан район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән бәйге дә игълан ителгән иде. Махсус комиссия район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшереп, яхшы бәя куйды.

Бүген районда барлыгы 14 урта мәктәп бар, шул исәптән 1 гимназия, 1 лицей, 8 - төп, 9 башлангыч мәктәп, 12 башлангыч мәктәп - балалар бакчасы, 29 балалар бакчасы бар.

Мәгариф оешмаларының яңа уку елына хәзерлеге буенча Яңгул, Карадуган, Чутай башлангыч мәктәпләре, Ор башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, Кариле һәм бистәнең 5нче номерлы балалар бакчалары иң-иңнәр рәтендә.

"Ана капиталы" уңыш китерә
Агымдагы елда районда 395 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.

Районда беренче сыйныфка баручылар арта. Әлеге вәзгыять Россия Федерациясендә 2007нче елда икенче һәм аннан соңгы туган балаларга "Ана (гаилә) капитал"ының бирелә башлавы белән бәйле. Быел шул чорда туган балалар парта арасына утырачак.

Иң зур беренче класс Балтач урта мәктәбендә һәм гимназиядә булачак. Аларга 25-27 бала килер дип көтелә.

Яшь кадрлар
Бүген мәгариф өлкәсендә 1044 кеше хезмәт куя, аларның 275е тәрбияче, 769ы укытучы. Шулардан 573 беренче, 198 югары категорияле. Быел аларның сафы тагын икегә артачак. Район мәктәпләренә ике яшь белгеч: Бөрбаш мәктәбенә математика укытучысы Алмаз Зарипов, Кенәбаш мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы Йолдыз Хөснетдинова эшкә кайтачак.

Кайда да без алда
Мәгариф идарәсе елның-елында укыту-тәрбия сыйфаты буенча да рейтинг үткәрә. Быел Салавыч күппрофильле лицей, Нөнәгәр , Субаш мәктәпләре, Сырья башлангыч мәктәп-балалар бакчасы иң яхшысы дип табылды. Нөнәгәр мәктәбе исә республика буенча база мәктәпләре рейтингында 537 мәктәп арасында 26 урында тора.

Төрле конкурс-бәйгеләрдән дә читтә калмыйлар. Белем бирү оешмаларының укучылар үзидарәсен үстерүгә нигезләнгән беренче гомумроссия конкурсының республика этабында катнашып, гимназия укучылары республикада икенче урын яуладылар, Россия Федерациясе укучылар үзидарәсен үстерүче иң яхшы 50 мәктәбе эченә керделәр.
Гомумроссия олипиадасының региональ һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этабында 19 призлы урыныбыз бар. Гимназиядән Алсинә Сабирҗанова - рус әдәбиятыннан, Розалина Галимуллина - экологиядән, Карадуган мәктәбеннән Галимҗан Галимов технологиядән Россия күләмендә үткән олмпиада призерлары булдылар.

Дәрестән соң
Өстәмә белем бирү һәм дәрестән соң балаларның вакытын файдалы итеп үткәрүгә дә зур игътибар бирелә. Әйтик, мәктәптән тыш эшләр үзәге "Дәрестән соң мәктәп" проекты кысаларында фәнни-техник иҗатның "Робототехника" юнәлеше буенча база мәйданчыгын сайлап алу конкурсында катнашып, 66мең сум күләмендә грантка ия булды. Әлеге проектның база мәйданчыгы Балтач гимназиясендә булачак. Республика күләмендә "Иң яхшы өстәмә белем бирү укытучысы" грантлар конкурсында Балтач урта мәктәбе укытучысы, мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Мөнир Гафаров 50 мең сумлык грант отты.

Балаларның җәйге ялын оештыру буенча да зур эш башкарылды. 72 процент бала ял һәм хезмәт белән тәэмин ителде. Көндезге мәктәп яны һәм "Романтик" лагерында 1027 бала бала ял итте.

Район мәгариф хезмәткәрләрен балалар котлый:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250