Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе артистлары законнарны үзенчә яза

20 декабрьдә Балтач мәктәп коллективы Юныс Әминовның "Язылмаган законнар" спектаклен сәхнәгә куячак.

Балтач халкы концерт-спектакльләрне бик яратып карый. Район мәдәният үзәгендә һәр чараның аншлаг белән үтүе моңа ачык мисал. 20 декабрьдә исә Балтач мәктәп коллективы райондашларыбызны тагын бер спектакль белән куандырмакчы. Алар Юныс Әминовның "Язылмаган законнар" әсәрен тамашачы хозурына тәкъдим итәчәк. Алдагы сезоннарда без яратып өлгергән Фәридә Гарифуллина (Низамова), Руфия Закирова, Резеда Шакирҗанова, Ильяс Галимуллин, Гөлнар Хәйруллинаны кабат күреп булачак. Алар бу спектакльдә бөтенләй башка образларда ачылачак.
Килми калмагыз! Күңелле булачак!
Фото: http://magismo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250