Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе бәйрәм итә (фоторепортаж)

Атна башы Балтач урта мәктәбе өчен бәйрәмнәр белән башланып китте.

Бәйрәмнәрнеӊ дә ниндие генә әле, беренчесе – «Өлкәннәр көне» уӊаеннан лаеклы ялда булган укытучылар, тәрбиячеләр һәм хезмәткәрләрнеӊ зал тутырып, бергә-бергә күрешү, аралашу, хәл белешү булса, икенчесе район мәгарифе тормышында төп урынны алып торган, данлы үткәне, ышанычлы киләчәге һәм 90 еллык бай тарихы булган укыту-тәрбия учагына багышланган «Мәктәбемә карыйм чорлар аша» исемле китапны тәкъдир итү кичәсе булды.

Чыгыш ясаучы балалар, укытучылар һәм китап авторы Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов бу хезмәтнеӊ әһәмиятле икәнен җиткерделәр.

Гасырга тиӊ тарихы булган мәктәпнеӊ узганын, кешеләрен, вакыйгаларын барлау, туплау эше күптән  башланган. Зур итеп үткәрелгән мәктәпнеӊ 70 еллык юбилее исә бу эштә аерым бер үзгә урын алып тора. Ул чорда Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов, Венера Җамалиева, Бәлкыйс Сираҗиева, Әхәт Гыйльмуллин, Ләлә Сабирова һәм Миләүшә Гарифуллиналар эшләгән укытучылар, тәрбиячеләр турында мәгьлүматларны бөртекләп җыялар. Хәзерлек чорында тупланган материаллардан Мәгъсүм Абдуллович дистәләгән укытучыларныӊ тормышын чагылдырган аерым папкалар булдыра һәм алар бу китапныӊ нигезен тәшкил иткәннәр.  80 һәм 90 еллык юбилейларны үткәрү вакытында әзерләнгән тупланмалар бу хезмәткә зур этәргеч булган. Хәзерге мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗеваның да легендар шәхес, озак еллар Балтач мәктәбен җитәкләгән Фәрзи Гыймадиев оныгы икәнен онытмаска кирәк. Димәк, узган елларга күз салу әле ул буыннар чылбырын барлау белән дә кыйммәтле. Мәктәп директорыныӊ укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Руфия Закирова китапны  хәзерләүгә зур көч куя.  Монда укымаса да, китапны басмага тапшыру барышында бу мәктәпне, укытучыларын үз итеп яраткан, якын иткән Ильмира Кузьминага компьютерда җыю, битләрне тәртипләп урнаштыру, китерелгән мәгьлүматларны яӊадан барлау эшләрен җентекләп алып барырга туры килгән.

Очрашуда катнашкан район башлыгы Рамил Нотфуллин, үзенеӊ чыгышында, 10 еллык мәктәп чорыныӊ ике елыныӊ шушы укыту-тәрбия учагы белән бәйләнгән булуы белән горурлануын яшермәде. Һәр чорда мәктәп коллективы җәмгыять тарафыннан куелган бурычларны тиешенчә үтәве һәм бүген дә югары максатларга ирешергә сәләтле булуын билгеләп узды.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне