Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе музеенда гидлар өч телдә дә сөйлиләр

Мәктәп үзенең горурлыгы булырдай чыгарылыш укучыларына музейда иркен урын биргән, Әхмәт Мазһаров кебек танылган шәхесләр белән тыгыз элемтәдә торалар.

Татарстан Республикасында туристлык үзәкләрен үстерү һәм яшь буынны да инновацион туристлык проектларын тормышка ашыруда җәлеп итү, туган як мәдәнияте, аның табигый һәйкәлләре аша туган җиргә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан, республика күләмендә узган “Чыганакларга сәяхәт” дигән бәйгедә призлы урын алучылар арасында Балтач урта гомум белем мәктәбе укучылары да бар. Алар – Камилә Гордеева, Азалия Мөхәммәтгалиева, Динара Кәримова (фотоларда күрәсез). Җитәкчеләре – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Хәйруллина. Афәрин!

Укучыларга шушындый бәйгеләрдә катнашырга Балтач урта гомум белем мәктәбендә эшләп килүче бай тарихлы музей да этәргеч булып тора.

Туган як тарихы музее. Ул Балтач мәктәбенең данлы үткәннәрен, шәхесләрен, балаларын үзенә сыендырган. Ничек барлап-табып бетергәннәрдер! Әлеге тарихи мирас аерым кабинетта урын алган, музей талапләренә туры китереп җиһазландырылган, экспонатлар белән баетылган. Биредә билгеле бер урыннарда урнашкан тарихи чыганаклар, документаль фактлар кыйммәтле ташлардай балкып тора. Музей әле яңа, 2018 елда гына оешкан. Шуңа да аңардан заманча сулыш бөркелә. Музейны оештыруда Балтач урта мәктәбе директоры урынбасары Руфия Закирова белән мәгариф ветераны Мәгъсүм Мөхәммәтҗановның өлеше зур.

Экскурсовод укучылар да өч телдә –татар, рус, инглиз телләрендә сөйли, аңлатма бирә. Мәктәп үзенең горурлыгы булырдай чыгарылыш укучыларына музейда иркен урын биргән, Әхмәт Мазһаров кебек танылган шәхесләр белән тыгыз элемтәдә торалар. Музей җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Нигъмәтуллина. Туган ягыбызның рухи байлыгын саклаудагы һәм камилләштерүдәге хезмәтләре өчен зур рәхмәт аңа.

Биредә экскурсовод кызлар һөнәр үзләштерү кысаларында үзләрен нәкъ менә туристлык проектларында сыныйлар да инде, “Чыганакларга сәяхәт” кебек бәйгеләр нәкъ менә алар кебекләр өчен оештырыла торгандыр да. Гид-укучылар бик булдыра, үзләренә тапшырылган маршрутны оста үтә. Шубан мәктәбеннән Балтач урта мәктәбенә килеп, югары сыйныфта белем алучы Язилә Мөхәммәтҗанова (видеода күрәсез) инглиз телендә аңлатуы белән музейга килүчеләрне аеруча да сокландыра. Бөтендөнья форумнары кысаларында Татарстанга-районга килгән делегатларны җәлеп итә алырлык музей булган бу. Бар яктан камил музей оештыруга хезмәте кергәннәр олуг мактауга лаек.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач мәктәбе мәктәп музее