Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе мәйданчыкларга баеды (+фоторепортаж)

Балтач урта мәктәбе янәшәсендә уен һәм спорт мәйданчы баш “калкытты”

Бүгенге көндә Балтач урта мәктәбендә 652 бала укый. Белем алыр өчен заманча җиһазландырылган кабинетлар булса да, уен мәйданчыклары булмау көнүзәк мәсьәлә булып торды. Бу хакта җитәкчеләргә мөрәҗәгатьләр белән дә чыктылар, хатлар да яздылар.Узган ел праймериз вакытында мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева Фатыйх Сибгатуллинга үтенеч белән чыккач:

– Думага үтсәм, ярдәм итәрмен, – дип ышындырган иде.

Ниһаять, хыяллар чынга ашты. Районның җыелма командасы башкарма комитетлар арасында узган спорт ярышларында икенче призлы урын яулап, мәйданчыклар белән бүләкләнде. Һәм  алар Балтач урта мәктәбе бүләк ителде.

Хәтерләсәгез, 2 май көнне уен һәм спорт мәйданчыкларының беренче нигез ташы "салынды". "МДСУ-1" оешмасы егетләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә әлеге мәйданчыклар куеласы урыннар  тигезләнде. Шушы көннәрдә ике уен, баскетбол һәм волейбол мәйданчыкларының кайбер җиһазлары куела башлады.

– Мәйданчыклар бик кирәк иде, озынайтылган көн төркемендә балаларга  ике-өч атынчыктан башка башка әйберебез дә юк иде. Нинди зур байлык бу. Баскетбол, волейболны үз итүчеләр дә күбәер дигән теләктә калабыз, – ди мәктәп директоры.

 

Руфия Закирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәйданчык