Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе укучылары әниләрне “Күңел җылысын биреп” кичәсенә дәште (+фоторепортаж)

Кичә район мәдәният үзәгендә Балтач урта мәктәбе коллективы "Күңел җылысын биреп" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

Кышның зәмһәрир салкын бер көнендә күңелләрне җылытырлык, кадерле әниләргә мәхәббәт, аларның бөекленә дан җырлаган бу кичә Яңа елга аяк баскан көннәрдә бик урынлы булды. Әниләр көнен ноябрь аенда билгеләп үтсәк тә, аларның бөеклеге, кирәклеге хакында көндәлек сөйләсәк тә, һәрдаим бәйрәм ясасак та артык түгел. Чөнки әниләрдән башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Бу кичәдә без моңа тагын бер кат инандык. Эчтәлекле, тирән мәгънәле кичәдә тамашачылар җырлады да, елады да, биеде дә. Алай да буламыни ул, дип аптырагансыздыр. Була икән.

- Мәктәбебезнең ирешкән уңышлары, ул һичшиксез сезнең дщ уңыш. Әлеге җиңүләр артында баланың таланты, укытучының тырышлыгы гына түгел, ә иң беренче чиратта әниләрнең сабырлыгы һәм олы ярдәме яшеренгән. Бүгенге чыгышларыбызның һәрберсен сезнең хезмәтегезгә олы рәхмәтебез итеп кабул итегез, - дип әниләргә булган олы хөрмәтен белдерде мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева кичә ахырында.

Кичә сәхнәгә яңа талантларның күпләп чыгуы белән дә истә калды. Чөнки бәйрәм сәхнәсендә өр-яңа йолдызчыклар кабынды. Шәхмат өлкәсендә инде танылып килүче Әмир Абрахмановның нәфис сүз сөйләп гаҗәпләндерүе, Ислам Һадиев, Мәдинә Мостафина, "Айдирә" триосының өздереп җырлавы көчле алкышларга күмелде. Башлангыч сыйныф укучылары башкаруындагы "Поп-корн", "Каравай" биюләре һәм биюле-җырлы шаян чыгышларны да тамашачы җылы кабул итте. Укучылар белән бергә әниләр алдында имтихан тоткан укытучыларыбыз адресына да алкышлар мулдан булды. Ир-егетләр, кызлар ансамбле башкаруындагы җырлар, күмәк биюләр югары дәрәҗәдә башкарылулары белән аерылып торды. Казан сәхнәләрен яулап, зур танылу алган җырчы сандугачыбыз Илидә Җәләлиева, нәфис сүз остасы Динә Бәйрәмова, "ЭРА" бию төркеме, 10-11 сыйныф укучыларыннан торган театр коллективын тамашачы сәхнәгә кат-кат чакырды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының төрле милләт җырларыннан торган композицияне уен коралларында үзләре уйнап башкарулары да соклану хисләре уятты. Өздереп җырлаучылар, оста биючеләр, нәфис сүз осталары, төрле уен коралларын үзләренә буйсындыручы егет-кызлар укый икән мәктәбебездә.

- Менә шушы балаларга гомер бүләк итеп, аларны җил-давыл тидерми җәмгыятькә лаеклы кеше итеп үстерүче әниләргә ничек итеп рәхмәт белдермисең, ди. Рәхмәт, мең рәхмәт сезгә, әниләр. Мәктәп коллективы әниләр белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә зур уңышларга ирешеп була, - диде кичә ахырында рәхмәт сүзләре белән күтәрелгән район мәгариф идарәсе методисты Резеда Гаязова. - Талантлы балалар үстергән әти-әниләр үзләре дә талант була. Бәлки киләчәктә мәдәният үзәге сәхнәсендә гаилә чыгышларын күреп тә сокланырбыз әле, - дип тә өстәде.

Кичәнең җыр-биюгә генә корылмыйча тәрбияви рухта баруы тамашачыны уйланырга, нәтиҗәләр ясарга мәҗбүр итте.Ялгышлардан, төзәтеп булмаслык яралардан ясаудан бер кем дә хали түгел. Фәнзия Төхвәтуллина белән Венера Мостафина әзерләгән махсус композицияне тамаша кылганнан соң залда тынлык урнашты. Күңел түрендә җыелган хис ташкыны күз яшьләре булып тышка бәреп чыкты. Әле туарга да өлгермәгән баланың җан авазы белән яшисе килүен, ятим баланың ничек итеп әнисе хакындагы җылы хисләрен, картлар йортындагы ананың ничек итеп баласын сагынуын, шул сагынудан үлгән ананың үле гәдәсе янында улының үз-үзен гаепле сизеп, өзгәләнүен чагылдырган монологларны залдагы бер генә кеше дә күз яшьләрсез карый алмады. Уйландырды, күпме гыйбрәт бирде әлеге кичә. Рәхмәт балаларга, аларны сәхнә әзерләгән укытучыларга, остазларга, талантлы балалар үстергән әниләргә! Күңелдән чыккан гына күңелгә барып җитә, диләр, күңел җылыгыз өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250