Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе укучылары җитәкче урынбасары булмакчы?

Балтач урта мәктәбендә профориентация буенча эш уку елы дәвамында алып барыла.

Һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләүне, аларның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлату эшләре хәзер парта арасына утыргач ук башлана. Икенче төрле әйтсәк профориентация буенча эшне кече яшьтән башлау күпкә отышлы. Бала югары сыйныфта – һөнәр сайлау вакыт җиткәч, югалып калмый. Инде ул чорга укучы һөнәрләр турында күпмедер хәбәрдар була. Балтач урта мәктәбе бу юнәлештә бик зур эшләр башкара. Әти-әниләр үз һөнәрләре турында мәктәптәге очрашуларда гына сөйләп калмый, ә укучыларны үз эш урыннарына кунакка да дәшә. Быелгы уку елында да бу эш юнәлеше матур гына башлангыч алды.

Узган атнада 7 а һәм б сыйныфы укучылары Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты урынбасары Фиалка Закирова белән очрашты. Җирле үзидарә хезмәткәре, җитәкче урынбасары һөнәре хакындагы чыгышны балалар кызыксынып тыңлады, әлбәттә, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Очрашу бик җылы атмосферада үтте.
 

Ләйлә Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәр

2
X