Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе укучылары КАИны нигә үз итә? (фото)

Төрле конкурсларда җиңү, бигрәк тә «КАИ – тормыш өчен канатлар» дигән фәнни-гамәли конференциясендә жиңү, әлеге уку йортына укырга кергәндә өстәмә 10 балл өсти.

Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан Балтач урта мәктәбе базасында 2011 елдан бирле ел да «Фәнгә – адымнар» дигән фәнни-гамәли конференция үтә. Аларда моңарчы бары тик Балтач районының үз укучылары гына катнаша иде. Быелгысына республикабызның төрле төбәкләреннән фәнне киләчәктә тормыш кыйблалары итеп сайларга җыенган йөздән артык укучы үз эзләнүләрен тәкъдим итте. Аның эшендә якташыбыз – академик, техник фәннәр докторы Әхмәт ага Мазһаров катнашуы һәм чыгыш ясавы конференцияне тагын да җанландырып җибәрде дип алдарак язган идек инде. Әлеге фәнни форумда биология, математика, тарих һәм туган якны өйрәнү, физика һәм техник иҗат, химия, декоратив-гамәли сәнгать, география һәм экология, рус әдәбияты секцияләре эшләде.

             Быелгы конференциянең фәнни яктан шактый нәтиҗәле оештырылуын Әхмәт ага үзе дә чыгышында ассызыклап үтте. Укучыларда фәнгә кызыксыну уяту, киләчәк һөнәрләрен дөрес сайларга булышлык итү  бу чараның төп максаты иде. Әйтик, «Физика һәм техник иҗат» секциясендә «Универсаль станок» дигән темага чыгыш ясаган Балтач урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы Камил Гарәфетдинов (фәнни җитәкчесе – физика укытучысы Мөнир Гафаров) I дәрәҗә дипломга лаек булды.

            Камилнең бу – беренче уңышы гына түгел иде инде. «Мәгариф» журналы Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә уздырган бәйгеләрнең узган елдагысында иң күп балл җыеп, абсолют җиңүче дип  табылган һәм аңа «Татарстанның 2017 елгы иң яхшы яшь кулибинчысы» дигән мактаулы исем бирелгән иде. Димәк, егетебез техник эзләнүләр юлында ышанычлы адымнарын ясый. Киләчәктә ул, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, укуын Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты-Казан авиация институтында дәвам иттерергә ниятләп тора. Шулай булмыйча, ди?! Балтач урта мәктәбе мөгаллимнәре балаларның техник иҗатка булган сәләтләрен үстерү максатында, чын мәгънәсендә, җиң сызганып эшли беләләр. Югары квалификация категорияле физика укытучысы Мөнир Габделхәй улы Гафаров җитәкчелегендәге «Радиотехника» түгәрәге эшчәнлеге генә дә күпләрне көнләштерерлек. Өстәмә белем бирү юнәлеше буенча конкурста катнашып откан 1 млн.сум  күләмендәге грант акчасына радиотехника, авиомодельләштерү,  робототехника, картинг түгәрәкләренә кирәкле җиһазлар кайтартты алар. Балтач урта мәктәбенең техник иҗатка һәвәс күп кенә укучылары «ХХI гасыр Кулибиннары», «Фәнгә – адымнар»», «Нобель өметләре», «КАИ – тормыш өчен канатлар», «20 иң яхшы идея» кебек республика күләмендәге  конкурсларда катнашып. җиңүчеләр һәм призерлар булды.

Югары уку йортлары белән дә тыгыз элемтәдә тора алар. Нәтиҗәдә, күпләре халык телендә зур горурлык белән йөртелә торган КАИны сайлый.  Төрле конкурсларда җиңү, бигрәк тә «КАИ – тормыш өчен канатлар» дигән фәнни-гамәли конференциясендә жиңү, әлеге уку йортына укырга кергәндә өстәмә 10 балл өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техник иҗат