Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе укучылары мич коймагының тәмен белә (+фото)

Балтач урта мәктәбенең 3 в сыйныфы укучылары яңа ел алдыннан фазенда да ял итте.

Укучылар  сыйныф җитәкчесе Альбина Әскарова һәм әти-әниләр белән берлектә Көектәге фазенда да ял итте. Балалар тау шуды, әти-әниләр шашлык кыздырды, самавырда чәй кайнатты. Фазенда хуҗасы исә кунакларны мич коймагы белән сыйлады. Бәйрәм белән котларга Кыш бабай һәм Кар кызы да килгән иде. "Балалар  ихластан куанды, үзебез өчен дә  бик зур бәйрәм булды. Сыйныф җитәкчебезгә олы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Әти-әниләр, балаларыбыз үзара гел дус булып яшәсен. Яңа еллар иминлек, сәламәтлек алып килсен", дип изге теләкләрен ирештерде әти-әниләр исеменнән Илһамия Газизуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев