Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе укучылары Мәскәүдә ниләр күргән? (+фото)

Балтач мәктәбенең 10 һәм 11 сыйныф укучылары Мәскәүгә сәяхәт кылды.

Мәгариф һәм фән министрлыгының «Жемчужины России» программасы аша Балтач урта мәктәбенең 10 һәм 11 сыйныф укучылары Мәскәүгә барып кайтты.

«Бары хыялда гына калыр сыман тоелган нәрсәләр дә чынга аша икән. Истәлекле мизгелләрнең иге-чиге булмады. Мәскәү безгә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте!» - ди укучылар.

Төркем җитәкчесе, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова белдерүенчә, программа бик бай һәм эчтәлекле. Укучылар гид озатуында автобуслар белән шәһәр буйлап экскурсиядә йөргәннәр, Кызыл мәйданның матурлыгына сокланганнар, ВДНХда политехник музейда булганнар, Воробьевы горы белән танышканнар. Әлеге сәяхәт вакытында укучыларның тагын бер хыялы чынга ашкан. Алар архитектурасы буенча үзенчәлекле, биек биналары белән әллә кайдан күренеп торган Мәскәүнең офис - эш үзәге Мәскәү-сити белән танышкан.Төнге Мәскәү буйлап оештырылган сәяхәт тә укучылар күңелендә матур хисләр калдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач урта мәктәбе Мәскәү Мәскәүгә сәяхәт