Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе укучылары Нормабашны "яулаган" (+фоторепортаж)

Балтач урта мәктәбенең 7 б сыйныфы укучылары “Балтач” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә Нормабашта 300 төп нарат утыртты. Шулай ук посадканы чүп-чардан арындырды. 

Урман атналыгы кысаларында Балтач мәктәбе активистлары район экологлары белән берлектә агач утырттылар. 

Республикабызда, шул исәптән районыбызда да язын-көзен агач утырту матур гадәткә керде һәм елдан-ел киңрәк колач ала бара. 

Балтач урта мәктәбенең 7 б сыйныфы укучылары “Балтач” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә нормабашта 300 төп нарат утыртты. Шулай ук посадканы чүп-чардан арындырды. 

– Безнең менә шушындый яшь ярдәмчеләребез бик күп һәм алар арта гына, уртак көч белән урманнарыбызны яшәртсәк, бала өчен бу гамәл тәрбияви яктан да бик файдалы. Үзе утырткан агачка ул беркайчан да кул күтәрмәячәк инде, – ди тыюлык хезмәткәрләре. 
Сыйныф җитәкчеләре Резеда Шакирҗанова билгеләп узганча, укучыларның мондый чараларда катнашуы табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдән тыш, хезмәт тәрбиясенә дә өйрәтә. 

Уңышлы эштән соң күңелле итеп чәй эчү дә оештырылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф

2
X