Балтач мәктәбе укытучылары укучыларына сюрприз әзерләгән (видео)
Бүген район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучылары яраткан мәктәпләре, укытучылары белән саубуллашты. Үз чиратында мәктәп коллетивы да алар адресына иң җылы, иң изге теләкләр юллады.
Укучыларны тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, мәгариф идарәсе методисты Гөлнара Нотфуллина килгән иде. Бәйрәмнең төп сәбәпчеләре булган 11а һәм 11б сыйныфы укучылары белән Люция Рашитовна һәм Альбина Дамировна мәйданга үтү белән тирә-як көчле алкышларга күмелде. Чыгарылыш укучыларын беренчеләр дә котлады, сез башлаган эшне лаеклы дәвам итәрбез, дип ышандырдылар. Укытучылар коллективы да зур сюрприз әзерләгән иде. Алар башкаруындагы төрле биюләргә тезмә һәркемнең дә күңеленә хуш килде.
Бәйрәмдә шулай ук кичә генә төрле чараларда катнашып, призлы урыннар алган укучыларны да тәбрикләделәр. Кыскасы, хис-кичерешләргә бай бәйрәм булды ул, дулкынландыргыч та, моңсу да, истәлекле дә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев