Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе укытучылары унберенчеләргә нинди сюрприз әзерләгән (+фоторепортаж)

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Балтач урта мәктәбендә үткән соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада катнашты.

Балтач урта мәктәбендә соңгы кыңгырау гадәттәгечә һәр чара кебек искиткеч матур һәм оешкан төстә үтте. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан, үзләре дә чәчкәләргә тиң чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Рамил Нотфуллин, мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева, әти-әниләр котлады.

Иңнәрендә очар канат тойган унберенчеләр елмаюлы күз яшьләре аша мәктәп, иптәшләре, укытучылар коллективы белән хушлашты. Укытучылар да укучыларга зур сюрприз әзерләгән иде. Мөгаллимнәр изге теләкләрен флешмоб аша укучыларга ирештерде. Чыгарылыш сыйныф укучыларының укытучыларына, яраткан мәктәпләренә әйткән рәхмәт сүзләре, тынычлык һәм бәхет теләп күкләргә очырган шарлары, саубуллашу вальсы - барысы да бик үзенчәлекле булды.

- Бүген соңгы кыңгырау 37 укучыбыз өчен чыңлады. Без, укытучылар, 11ел дәвамында бер генә борчу да китермәгән, игелекле, ярдәмчел, кешелекле һәм кечелекле балаларыбыз белән ихлас күңелдән горурланабыз. Фән нигезләрен тырышып үзләштергән, мәктәпне 4ле һәм 5ле билгеләренә генә тәмамлаган укучыларыбызга чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, һөнәр үзләштергәндә дә мәктәп абруен төшермичә, әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермичә укуларын телибез. Барыр юлларыгыз имин, сайлаган һөнәрләрегез гомер буе яратып эшләрлек булсын, балалар! - диде мәктәп директоры Гөлчәчәк Фидәилевна.

Амин шулай булсын. Ак юл сезгә, балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250