Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе укытучысы Венера Мостафина «Ел класс җитәкчесе – 2015» бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады

15 апрель көнне Балтач урта мәктәбенең 7а сыйныф җитәкчесе Мостафина Венера Әмир кызы «Ел класс җитәкчесе - 2015» бәйгесендә катнашты.

Венера Әмировна иң элек бәйгенең район этабында катнашып, иң күп балл җыеп, районара турга үтте. Саба районында үткән бәйгедә дә Венерабыз сынатмады, иң яхшылар рәтенә кереп, республика турына чыкты. 13-15 апрель көннәрендә әлеге бәйгенең республика этабы булып узды. Монда барлыгы 24 сыйныф җитәкчесе катнашты. Венера уңышлы гына чыгыш ясап, үзенең һөнәри осталыгын күрсәтте. Афәрин, Венера ханым, киләчәктә дә зур уңышлар, яңа үрләр яуларга насыйп булсын!
Руфия ЗАКИРОВА
Балтач мәктәбенең
тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250