Балтач мәктәбенә ЮХИДИ, МЧС һәм "Ашыгыч ярдәм" килгән. Ни булган? (+фото)
Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныф әти-әниләре өчен краш-курс үткәрделәр
ЮХИДИ, МЧС һәм ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әти-әниләргә лекция укылды. Гадәттән тыш хәл килеп туганда нишләргә, беренче ярдәм кирәк булганда ничек югалып калмаска, юл-транспорт һәлакәтенә эләккәндә яки шаһиты булганда ниләрне истән чыгарырга ярамый – әлеге сорауларга краш-курс вакытында тулы җаваплар алырга булды.
Мондый чара узган ел югары сыйныфлар ягында оештырылган булган. Әти-әниләр әлеге очрашуның бик файдалы чара булуын ассызыклады.
Руфия Закирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев