Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбендә “Фәнгә адымнар” фәнни-гамәли конференциясе бара (+фото)

Бүген, ягъни 27 март көнне Балтач урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президенты Әхмәт Мазһаров исемендәге «Фәнгә адымнар» IV фәнни-гамәли конференциясе уза.

Быелгы конференциядә катнашучы укучыларның фәнни эшләренә бәя бирү өчен ТР Фәннәр Академиясеннән бертөркем мәртәбәле жюри кайтты. Алар арасында Әхмәт Мазһаров үзе дә бар. Кунаклар конференциянең ачылу тантанасында сәләтле укучыларга - булачак яшь галимнәргә фикер-тәкъдимнәрен белдереп, уңышлар теләделәр.

Шунысын да искә төшереп үтик, әлеге конференция тәүге тапкыр 2012 елда оештырыла һәм ике елга бер тапкыр үткәрү гамәлгә кертелә.

Конференциянең иң матур мизгелләре һәм җиңүчеләр белән алга таба таныштырырбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Балтач мәктәбендә “Фәнгә адымнар” фәнни-гамәли конференциясе бара

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мазһаров