Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбендә кабат “Әтиләр союзы” берләште

Балтач урта мәктәбендә “Әтиләр союзы” үз эшчәнлеген дәвам итә.

Әлеге союз моңарчы да эшләгән булган. Элеккеге укучылар мәктәпне тәмамлап чыгып киткәч, берничә ел эшчәнлек туктап калган була. Быелгы уку елында “Әтиләр союзы” кабат торгызылды. Шушы көннәрдә аның беренче утырышы узды. Әтиләр мәктәп директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова белән үзара эшчәнлек хакында сөйләштеләр.

– Без еш кына әтиләр – гаиләне туендыручы, ә бала тәрбияләү күбрәк әни җилкәсенә төшә, дибез. Әмма әтиләр дә, әниләр кебек үк, бала тәрбияләүдә төп рольне уйнарга тиеш бит. Язучы Туфан Миңнуллин бер чыгышында “Яхшы әти ун педагогка караганда да баласына ныклы, әйбәт тәрбия бирә ала.

Һәр гаиләдә әтиләр, әниләр белән бергә балаларын эш-гамәлләре, тәртипләре, үз үрнәкләре белән тәрбияләгәндә киләчәктә улы йә кызы өчен кызарырга туры килмәячәк“, дигән иде. Әлеге сүзләрне һәр әти исендә тотсын иде, – дип тәмамлады очрашуны мәктәп директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач урта мәктәбе