Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбендә кооператив оешкан? (+фото)

Балтач урта мәктәбе базасында "Уңыш" кооперативы оештырылды.

Быелгы уку елында районыбызның Балтач гимназиясе һәм урта мәктәп базасында "Татпотребсоюз" һәм район кулланучылар җәмгыяте белән берлектә мәктәп кооперативлары оештырылды. Балтач гимназиясендәге эш торышы белән алдагы көннәрдә таныштырган идек.

Балтач урта мәктәбе базасында оешкан "Уңыш" кооперативын тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова кураторлык итә. 20 укучыдан торган коллективны биология фәне укытучысы Гүзәлия Фазылҗанова җитәкли. Кооператив үзенә махсус җир бүлеп алды. Бирегә алар суган, кәбестә утыртты. Алары исә "Татпотребсоюз" һәм район кулланучылар оешмасы аша кайтарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев