Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбендә коррупция белән ничек көрәшәләр (фото)

Районда коррупциягә каршы көрәш ысулларын һәркайда очратырга була. Әйтик, Балтач мәктәбе дә бу өлкәдә читтә калмады.

Әлеге уңайдан биредә коррупциягә каршы чаралар махсус план нигезендә үткәрелә. Айлык стендлар яңартылу, китапханәдә тематика буенча китаплар күргәзмәсе оештыру белән башланды. Декабрь башында ук район прокуроры урынбасары Фәрит Гомәр улы Шәрифуллин 10-11 сыйныф укучылары белән әңгәмә корды. Хакимиятнең коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова укучылар белән очрашуга махсус спорт һәм яшьләр министрлыгыннан килгән кунаклар белән Брейнг-ринг уены оештырды. Район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Миннехай кызы Галиуллина әти-әниләр Советында әлеге тема белән чыгыш ясады. Мәктәпнең волонтерлар төркеме Балтач үзәгендә акция үткәрсә, һәр сыйныф җитәкчесе укучыларга "Ришвәтчелеккә юл юк" темасына сыйныф сәгатьләре үткәрде. Районкүләм үткәрелгән инша, рәсем конкурсларында да укучыларыбыз актив катнашып, мактау кәгазьләренә ия булдылар. Ранил Мәннапов белән Алисә Мәннапова рәсем конкурсында 1 урын яуладылар.

Алга таба да безнең арада ришвәтчелеккә юл булмасын иде дигән теләктә каласы килә.

Руфия Закирова,
тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250