Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбендә һөнәргә өйрәтәләр?! (+фоторепортаж)

Балтач урта мәктәбендә профориентация буенча эш уку елы дәвамында алып барыла

Һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләүне, аларның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлату эшләре хәзер парта арасына утыргач ук башлана. Икенче төрле әйтсәк профориентация буенча эшне кече яшьтән башлау күпкә отышлы. Бала югары сыйныфта - һөнәр сайлау вакыт җиткәч, югалып калмый. Инде ул чорга укучы һөнәрләр турында күпмедер хәбәрдар була. Балтач урта мәктәбе бу юнәлештә бик зур эшләр башкара. Әти-әниләр үз һөнәрләре турында мәктәптәге очрашуларда гына сөйләп калмый, ә укучыларны үз эш урыннарына кунакка да дәшә. 
Быелгы уку елында да бу эш юнәлеше матур гына башлангыч алды.Беренчеләрдән булып һөнәрләр белән танышуны 8а сыйныфы башлап җибәрде. 
– Очрашулардан һәркайсы канәгать кала. Һөнәр турында кызыктыра торган итеп сөйләү, кара-каршы әңгәмәләр оештыру, эш урыннарына кунакка чакыру – берсе дә эзсез узмый. Җанлы очрашу хакында әңгәмә өйгә кайтыр юлда да, икенче көнне мәктәптә дә дәвам итә әле, – ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова.

Руфия Закирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профориентация