Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбендә “Полиция булачакмын!” дигән малайлар укый

Балтач мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары полиция хезмәткәре, сакчыллык бүлегендә эшләүче Ришад Әскаров белән очрашты.

10нчы октябрь – полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре иде. Шул уңайдан, Балтач мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары полиция хезмәткәре, сакчыллык бүлегендә эшләүче Ришад Әскаров белән очрашты. Быелгы беренчеләр арасында, “үскәч кем булырга телисең?” дигәнгә “Полиция буласым килә” дип җавап биргән малайлар күп (алар бакча яшендә үк погонлыларга кызыкты), шуңа да Ришад абыйларының әлеге һөнәр турында сөйләве балаларга аеруча да ошады.

Аннан балалар бергәләп “Күңелле стартлар” уеннарында көч сынашты. Бу ярышлар полиция булыр өчен спортны сөяргә, хәрәкәтчән булырга кирәклегенә төшендерде.

 

 

Вәсилә Галиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция