Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбендә районның ОБЖ укытучылары очрашты

Балтач урта мәктәбендә районның ОБЖ укытучылары өчен семинар үтте.

Мондый очрашулар ел дәвамында һәр мәктәптә булып, укытучыларга тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә. Бу юлы чара Балтач урта мәктәбендә үтте. Биредә район хәрби комиссары Васил Вәлиев, комиссариат вәкилләре, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Сөләймәнов, методист Айрат Сәләхов, районның ОБЖ укытучылары һәм 11 сыйныф укучылары катнашты.

Кунаклар иң элек Балтач урта мәктәбенең ОБЖ укытучысы Сәүдәр Тимербаев үткәргән "Ничек офицер булырга?" дигән ачык дәрес карадылар. Ничек хәрби булырга, хәрби уку йортларына керү шартлары турында чыгышлар да укучыларда, укытучыларда зур кызыксыну уятты. Соңыннан түгәрәк өстәл артында хәрби хәзерлек буенча туган сорауларга җаваплар ишетергә мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250