Балтач урта мәктәбенә укучылар елән очрашуга Казаннан S7 һава юллары компаниясендә стюардесса булып эшләүче Гүзәл Гыйлмуллина кайткан.
Мәктәпнең тәрбия өлкәсендәге төп максатларының берсе - укучыларга һөнәри юнәлеш бирү. Шуны күздә тотып, әти-әниләр белән төрле очрашулар, эш урыннарына экскурсияләр оештырыла. Ә менә күптән түгел үткән бер чара укучылар өчен искиткеч истәлекле вакыйга булып кереп калды күңелләренә. Бу үзенчәлекле көтелмәгән очрашу укучыларны, бигрәк тә кызларны, дулкынландырды, канатландырды.
S7 һава юллары компаниясендә стюардесса булып эшләүче Гүзәл Гыйлмуллина үзенең эшенең мөһимлеге, тормыштагы максатлары, моның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләде. 9нчы сыйныф укучыларына киңәшләрен бирде, төрле илләрдә булганын сөйләп, үз һөнәренә укучыларның күңелен җәлеп итте. Әлеге матур чараны 9 сыйныф җитәкчеләре Люция Шәйхетдинова белән Венера Мостафина оештырды, аларга ихлас күңелдән рәхмәт хисләремне җиткереп, эшләрендә уңышлар теләп калам.
Руфия Закирова,
тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев